Логотип
Хәбәрләр

Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеена әзерлек башланды

21 сентябрьдә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Башкортстан халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 тулуга багышланган юбилей чараларын үткәрүне оештыру комитеты утырышы узды. Утырышка респу...

21 сентябрьдә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Башкортстан халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 тулуга багышланган юбилей чараларын үткәрүне оештыру комитеты утырышы узды. Утырышка республика Премьер-министры Рөстәм Мәрданов рәислек итте. Бу хакта “Башинформ”агентлыгы хәбәр итә.

Премьер-министр сүзләренчә, юбилей федераль дәрәҗәдә үткәреләчәк. Россия Мәдәният министрлыгы боерыгы белән, федераль оештыру комитеты составы расланган. Аны Россия мәдәният министры Владимир Мединский җитәкли, рәистәш итеп Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов билгеләнгән.

«Мостай Кәримовның 100 еллыгы безнең республика өчен мөһим елда – Башкортстан Республикасының 100 еллыгында уза. Бу - юбилейга аерым мәгънә өсти. Шулай итеп, 2019 елда безне тагын бер юбилей – Башкорт дәүләт драма театры юбилее көтә. Күп чаралар бер-берсенә аваздаш, бер-берсен тулыландырачак», - диде Башкортстан Премьер-министры Рөстәм Мәрданов.

Сүз уңаеннан, 21 сентябрьдә, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең туган көнендә, республика башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфада шагыйрьнең каберенә чәчәкләр куйды.

Мостай Кәрим (Мостафа Сафа улы Кәримов) – Россия һәм башкорт әдәбиятының танылган классигы, язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, Социалистик Хезмәт Герое, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Дәүләт Премиясе, Ленин премиясе, М.Шолохов исемендәге Халыкара премиясе лауреаты, күп кенә хәрби һәм хезмәт орденнары һәм медальләре кавалеры.

татар-информ

Фото: pravitelstvorb.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк