Можгада үткән Коръән укучылар бәйгесен балалар бәяләгән

Жюри Коръәннең дөрес укылышына игътибар иткән.

Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). Можгада үткән Коръән укучылар бәйгесен балалар бәяләгән. Бу хакта "Яңарыш" газетасы сайты хәбәр итә.

Бүгенге көндә Можга мәдрәсәсенә кырыкка якын бала йөри, Аллаһка шөкер, дин нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр саны арта. Гарәп хәрефләрен өйрәнүдән тыш, Коръәннең дөрес укылышына игътибар итәбез”, — дип сөйләде мөгаллимә Әлфия Газизуллина. Алты яшьлек Сания мәдрәсәгә узган ел гына йөри башлаган. “Берничә ай эчендә “Нәс” сүрәсен яттан өйрәнгән. “Безнең мәдрәсәдә укулар бик әйбәт оештырылган, безгә бик ошый, оныкчыгым да кызыксынып йөри”, — ди Саниянең әбисе Зөлфирә Мәрданова.

Бәйгенең үзенчәлеге: балаларның Коръән уку осталыгын бу юлы балалар бәяләде. Жюрида Кәримә, Ясминә, Хәким Газизовлар утырдылар. Алар бәйгедә катнашучыларны 4 шарт буенча бәяләделәр. Иң яшь катнашучы — 3 яшьлек Айсель Габидуллина, иң зурысы — 14 яшьлек Рәшит Хөрмәтов булды.

Жюри нәтиҗә ясаган вакытта, балалар мәчет ашханәсендә чәй эчеп алдылар.

Һәм менә ул тантаналы мизгелләр. Иң кечкенәләр арасында 1 урынга Хәдичә Субаева лаек булды. 2 урынга — Суфия Хөрмәтова, 3 урынга Әминә Сафина ия булды. Мәктәп балалары категориясендә беренчелекне Энҗе Сәгыйтова алды, 2 урында — Рәшит Хөрмәтов, 3 урында – Кәрим Миндеев.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
218
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Юл кырыенда ята» – Хәмдүнә Тимергалиева кайда җирләнгән
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
21 сентябрь 2020 - 14:41
197
0
1
Без яраткан Шарапҗан
21 сентябрь 2020 - 13:06
292
0
4
«Кеше күрмәсә ярар иде моны...»
19 сентябрь 2020 - 15:46
355
0
2
Спорт – ул кәеф
16 сентябрь 2020 - 13:55
1062
0
1
Алсу Фазлыева өченче бәби көтә?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы