Логотип
Хәбәрләр

«MTV Россия» телеканалы туган көнен билгеләп үтте

Мәскәүдә «Олимпийский» спорт комплексында «MTV Россия» телеканалының 20 еллыгына багышланган концерт булып үтте. Концертны Яна Чурикова, Александр Анатольевич, Тутта Ларсен, Татьяна Геворкян, Василий...

Мәскәүдә «Олимпийский» спорт комплексында «MTV Россия» телеканалының 20 еллыгына багышланган концерт булып үтте. Концертны Яна Чурикова, Александр Анатольевич, Тутта Ларсен, Татьяна Геворкян, Василий Стрельников алып барды. Децл, Дима Билан, Найк Борзов, Алсу, Линда, Полина Гагарина, Ева Польна («Гости из будущего»), L'One, Елка, группа «Сплин», Noize MC, Feduk һ.б. катнашты.

Чыгыш ясаучылар каналның эшли башлаган вакытларын искә алдылар, кайберләре каналга рәхмәтләрен белдерде. Мәсәлән, җырчы Елка  каналга үзенең танылып китүендә булышканы өчен рәхмәт әйтте.

«MTV Россия» телеканалы 1998 елның 25 сентябрьдә эшли башлый.

Фото Дима Биланның шәхси аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк