Логотип
Хәбәрләр

МУБАЙ: ТАЛАНТЛЫ ҖЫРЧЫНЫҢ КЕЧКЕНӘ ГЕНӘ ДӨНЬЯСЫНДА ТАМАШАЧЫСЫНА УРЫН КАЛМАГАН?

Менә кечкенә генә сәхнәгә – теге затлы рояль янына – Мубай чыгып басты. Исәнләште. “Нуждаюсь в поддержке, как всегда. Постараюсь оправдать ваши надежды”, - диде дә, озын-озак сөйләп тормыйча җырлый ба...

Менә кечкенә генә сәхнәгә – теге затлы рояль янына – Мубай чыгып басты. Исәнләште. “Нуждаюсь в поддержке, как всегда. Постараюсь оправдать ваши надежды”, - диде дә, озын-озак сөйләп тормыйча җырлый башлады. Берне, икене, өчне... Халык тын да алмыйча йотылып тыңлый, алкышлый. Илдар үзендә рәсмилеккә “аллергиянең” башлануы турында сөйли - баксаң, бер телеконкурста аңа затлы очлы ботинкалар киерткәннәр икән. “Шул гомердән бирле футболкалар эченнән чыкканым юк”, - дип үзенең кара футболкасына ымлап, залдагыларны көлдереп тә алды. 

***

Без, әлбәттә, татар дөньясының музыкаль торышы турында да фикер алыштык. “Татарда үзе күнеккәннән бераз кырыйга киткән музыкага ихтыяҗ-сорау юк”, - дигән фикердә Илдар.

“Минем тыңлаучыларымның күбесен биредә күрәсең. Беренче чиратта мин аларны интеллигентлар дип бәялим. Алар төрле милләттән, татарлар шуның өчтән бере булырга мөмкин”, - диде ул тыңлаучылары турында.

Ә иң гаҗәбе – Илдар татар телен мәгариф системасында ихтыяри укытуга калдыру белән бәйле вазгыятьне шактый соңга калып, мәктәптә ыгы-зыгы башлангач кына ишеткән. “Әмма безнең мәктәптә барысы да элеккечә калды”, - диде ул. 

- Димәк, син “Туган тел”не дә җырламадың, милли чыгышлар да ясамадың...

- Юк, җырламадым, бернәрсә дә селтәмәдем дә. Бәлки, кирәк тә булгандыр. Ә сез, журналистлар, нәрсә эшләдегез? Нәрсә кушалар, шуны язасыз бит сез!.. Кыскасы – шул: мин беркайчан да гаугаланып йөрмәдем, эшли алганымны мин монда эшлим. Бу - шул ук эш. Руслар тыңлый, яһүдләр тыңлый, татарлар тыңлый. Беркем дә китми бит – татарча тыңлый. Ә син мине тагын нәрсә эшләтергә җыенасың?

Интервьюның тулы вариантын  ИНТЕРТАТ сайтыннан укый аласыз. 

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк