Логотип
Хәбәрләр

Музейга бүләк ит!

ТР Милли музее тупланмасында 900 меңнән артык предмет исәпләнә.

1 апрельдән 3 апрельгә кадәр Татарстан Милли музеенда «Бүләк тапшыру көннәре» узачак — татарстанлылар фондка сирәк предметлар тапшыра алачак. Акция ел саен үткәрелә һәм 5 апрельдә билгеләп үтелә торган ТР Милли музееның туган көненә багышланган.

Музейда борынгы һәм истәлекле әйберләр, сәнгать предметлары, архив фотолары һәм документлар, сирәк китаплар көн саен 10:00 дән 17:00 гә кадәр кабул ителә. Үзең белән паспорт булырга тиеш, чөнки фондка кабул ителгән барлык предметларны документаль рәвештә рәсмиләштерәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

Соңгы елларда тапшырылган бүләкләр арасында Беренче бөтендөнья сугышы чорындагы уникаль фоторәсемнәр һәм почта карточкалары, балчыктан ясалган халык уенчыклары коллекциясе, XIX гасырга караган фарфор үрнәкләре, Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләренең шәхси әйберләре бар.

ТР Милли музее тупланмасында 900 меңнән артык предмет исәпләнә. Алар арасында — борынгы мәдәниятләрнең һәм урта гасыр дәүләтләренең артефактлары, СССР геройларының, Россиянең һәм Татарстанның танылган шәхесләренең әйберләре һәм документлары. 

Татар информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк