Логотип
Хәбәрләр

Нәбирә Гыйматдинованы Алексеевскидагы укучылары бал корты белән тиңләде

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Надия Шәйхетдинова). Нәбирә Гыйматдинованы укучылары бал корты белән тиңләде. Алексеевск бистәсенең Г.С.Боровиков исемендәге 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучыла...

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Надия Шәйхетдинова). Нәбирә Гыйматдинованы укучылары бал корты белән тиңләде. Алексеевск бистәсенең Г.С.Боровиков исемендәге 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова белән “Серле табигатьнең алиһәсе, урман кызы – болын патшасы” дигән кичәдә очрашты.

Уку елы азагында язучылар, журналистлар белән очрашу биредә инде традициягә кергән. Шуңа быел да мәктәптә укучылар Нәбирә апаларын көтеп алдылар. Аның китапларыннан махсус күргәзмә әзерләнгән. Мәктәпнең актлар залында укучылар белән беррәттән районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, район китапханәчеләре, ветеран мөгаллимәләр дә бар иде.

Әдәби кичәне быел да балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем һәм тәрбия бирүче Россиянең халык мәгарифе отличнигы Роза Кутуева оештырды. Кичә башында ул Нәбирә Гыйматдинованы “Ел китабы” республика бәйгесендә яулаган уңышы белән котлады.

  • Нәбирә Гыйматдинова быел "Ел китабы" бәйгесендә чәчмә әсәрләр арасында “Сөйлим сиңа” китабы белән беренче урын яулады. Әлеге бәйгедә язучы тугызынчы ел рәттән җиңү яулый.

Язучы кичәгә килүчеләргә рәхмәт әйтте. "Әсәрләребезне яратып укыйлар икән, кайтавазы килеп ирешә икән, бу бик зур мәртәбә", - диде ул.

Укучылар бу кичәдә Н.Гыйматдинова әсәрләреннән әзерләгән өзекләрне сәнгатьле итеп башкардылар. Аларга залда утырган укытучылар, китапханәчеләр дә кушылды. Язучы ханымның үзен бал кортына, әсәрләрен үз эченә алып кереп китә торган сихри дөньяга тиңләделәр.

“Күке төкереге”, “Парлы ялгыз”, “Бер тамчы ярату”, “Бүре каны” һәм башка китапларыгызны укый-укый мунчалага әйләндереп бетердек инде авылда”, - диде залда утырган ветеран укытучы Рәйсә Зарипова.

Түбән Тигәнәледән китапханәче Диләрә ханым үз фикерен әйтте. "Күп кешеләр хәзер психологларга йөри, ә без, авыл халкы сезнең китапларны укып күңелебезгә шифа алабыз", - диде ул.

Тамашачылар әсәрләрнең сәхнәләштерелүе белән дә кызыксынды. “Бүре каны”, “Бер тамчы ярату” сәхнәләштерелгәннән соң яңалары буламы дигән сорауга Нәбирә Гыйматдинова җавап бирде. ”Бүгенге көндә “Парлы ялгыз”ның сценариен эшләп бетердем, Түбән Кама театры куячак”, - дип әйтте.

Нәбирә Гыйматдинованың бар әсәрләрендәге геройларның прототиплары бармы, булса хәзер аларның тормышлары ничек, ни өчен шушындый ярату булып та ул геройлар кавышмый, мәхәббәт бармы соң дип кызыксындылар. Андый соаруларга җавапларны язучы укуларның үзләреннән әйттерде.

Язучыны укучылары “урман кызы” белән тиңләделәр. “Урманга барганда тамагыгыз авырта, ди. Кайтканда юк. Бу нидән икән?” дигән сорауга язучы кызыклы итеп җавап бирде. "Кырмыска оясына төкерекләп куйган яфракны гына алып ялыйсы", - диде ул.

"Күкенең нигә чит ояга йомырка салып калдыруын" сораучыларга да язучы җавабын әйтте.  "Күкенең бик тә бала үстерәсе килсә дә, аның өчен тән температурасы җитми. Чит ояга салып булса да шулай баласына тормыш бүләк итә", - дип аңлатты Нәбирә Гыйматдинова.

Язучының “Әни бер генә була ул” хикәясен шушы мәктәп укытучысы Вера Мигушина сәнгатьле итеп укыннан соң, залда бераз тынлык урнашты. Билгеле, тормыш никадәр алга китте дисәк тә, ятимлек, эчүчелек, азгынлык, миһербансызлык кебек сыйфатлар бик “искерми”. Ничә ел элек язылса да андый әсәрләр һаман да йотлыгып укыла, темалары актуаль кала. Шул сәбәпле, укытучылар язучының тәрбияви әсәрләрен мәктәп прогаммасында күрәсе килүләрен әйтте.

Кичәдә тел мәсьәләсе дә күтәрелде. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Дамир Гыйләҗев залдагыларга мөрәҗәгать итте. ”Ничә буын бабаңны белү генә аз, ә оныгың татар телендә сөйләшсә, моның белән инде мактанырга була”, - диде ул.

Бу көнне укучылар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы эшчәнлеге белән дә танышты. Көненә берничә телдә йөзләп мәгълүмат биреп баручы интернетта “яшәүче” агентлык яшь журналистлар өчен дә кызыклы булды.

татар-информ

Фото - Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк