Нәфкать Нигъмәтуллин: «Чәй эчеп утырганда: «Мин үләм» , - дигән»

Сезнең репертуарыгызда моңсу “Туган нигез” дигән җыр бар. Нишләп аны башкарырга булдыгыз?

- Минем язмышым һәм әлеге җыр үзара бәйле. Гомумән, һәр җырның сүзләре минем өчен мөһим. “Туган нигез” җырының “әти-әни булмаса да, тарта нигез” сүзләре генә ни тора. Бу җырны яздырганда, әти исән иде. Әти исән булганда, аны җырлап, ялгышканмындыр. 2012 дә үлде әти. Менә шушы кайгыдан соң гына җырлыйсы булган аны.

Әтиегез нәрсәдән үлде?

- Картлык үзенекен итте, акыллым. 88 яшенә кадәр яшәде. Без шул көнне әти белән сөйләштек тә, ул дүрт сәгатьтән соң китеп барды. Чәй эчеп утырганда: “Мин үләм”, - дигән дә, караватка яткан да, үлгән. Әле мин ул көнне концерт куя идем. Әлеге яңалыкны абый шалтыратып әйтте. Әти: “Мин үлгәндә, ерак булмасаң ярый иде”, - дип әйткән сүзе бар иде. Мең шөкер, өйдән 300 км гына идем.

Концертны ахырына кадәр эшләп чыктыгызмы?

- Юк, бер алты җыр төшеп калды. Тиз арада кайтып китәргә кирәк булды.

Татарстанның халык артистын 2012дә алдыгыз. Ул шатланырга өлгердеме?

- Юк, әти майда китте, ә исемне мин ноябрьдә генә алдым. Күктән карап сөенгәндер дип ышанам.

Тулырак интертатта

 

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Рамил Гали

интертат

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1123
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
959
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1408
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1175
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
912
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1331
0
1
Нишләтергә?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы