Логотип
Хәбәрләр

Нәфкать Нигъмәтуллин: «Үземнең дә күзләрем яшьләнә»

- Данир Сабиров сезне елак җырчы итеп күрсәтә. Үпкәләмисезме? - Юк, бер дә үпкәләмим, ул пародия генә бит. Соңыннан ул минем тавышым белән җырларга тырышса да, барыбер ахырына кадәр җиткереп бетерми....

Данир Сабиров сезне елак җырчы итеп күрсәтә. Үпкәләмисезме?

- Юк, бер дә үпкәләмим, ул пародия генә бит. Соңыннан ул минем тавышым белән җырларга тырышса да, барыбер ахырына кадәр җиткереп бетерми. Данир турында бер начар сүз әйтә алмыйм. Сәләте бар аның. Мине күрсәткәндә, арттырып та җибәрә, ләкин, арттырмаса, кызыгы булмас иде.

Сезнең образыгыз “елак җырчы” түгел бугай бит. Нишләп сездән елак дип көлә икән ул?

- Белмим, бу сорауны аңа бирергә кирәк. Елак җырчы димәс идем үземне. Ретро-җырларның күбесе салмак, ләкин аларны җырлау елау дигән сүз түгел. Әйе, килешәм, күп җырларым драматик, алар тирән эчтәлеккә ия. Кайбер җырларымны башкарганда, үземнең дә күзләремнән яшьләр килә.

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Рамил Гали

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк