Логотип
Хәбәрләр

Нәҗип Нәккашның “Энҗеләр тезәр чаклар” күргәзмәсе тәкъдим ителде

Шиһабетдин Мәрҗани музей-йортындагы “Алтынчәч” галереясендә Нәҗип Нәккашның “Энҗеләр тезәр чаклар” күргәзмәсе тәкъдим ителде. “Алтынчәч” галереясе Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллык юбилеена багышлап оеш...

Шиһабетдин Мәрҗани музей-йортындагы “Алтынчәч” галереясендә Нәҗип Нәккашның “Энҗеләр тезәр чаклар” күргәзмәсе тәкъдим ителде. “Алтынчәч” галереясе Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллык юбилеена багышлап оештырылган, һәм рәссам Нәҗип Нәккаш күргәзмәсенең ачылу тантанасы галереядә уздырылган беренче мәдәни чара булды.

Күргәзмә ачылышын Мәрҗани мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин Коръән белән башлап җибәрде. Хәзрәт күргәзмә авторына, Ш.Мәрҗани истәлеген олылаган өчен, шәхсән үз исеменнән һәм Мансур хәзрәт Җәләлетдин котлавын һәм рәхмәтен җиткерде.

Нәҗип Нәккашны тәбрикләргә Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев һәм Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев та килгән иде. “Әлеге күргәзмәдән рухи байлык ташып тора. Монда бит шәмаилләр, картиналар гына түгел, ә борынгы ханнар чәй эчкән касәләр бизәлешен дә күрергә була. Һәр экспонат искиткеч, бу эшне башкарып чыгу өчен күп көч куйган кешеләргә зур рәхмәт” – диде ул. 

Кунаклар арасында “Сүз” китап нәшриятының баш мөхәррире, язучы, журналист, Нәҗип Нәккашның якташы Шаһинур Мостафин; мәдәни мирас белгече, Казан федераль университеты тарих фәннәре югары мәктәбе вәкиле Альбина Имаметдинова һ.б. шәхесләр бар иде.

“Энҗеләр тезәр чаклар” күргәзмәсендә Нәҗип Нәккашның гына эшләре тәкъдим ителми, ә фарфор, керамика белән эш итүче Наталья Половина һәм ювелир Татьяна Соловьева әсәрләре дә бар.

Һәр кунакның авторлар тарафыннан оештырылган эксклюзив экскурсиядә катнашу мөмкинлеге бар иде. Нәҗип Нәккаш менә ниләр сөйләде: “Мине иҗат итәргә татар халкының бөек уллары илһамландыра. Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Габдулла Тукай безнең өчен күпме мирас калдырган. Шуларга рәхмәт йөзеннән шәмаилләр ясыйм. Габдулла Тукай шигырьләреннән иң матур юллар ләүхәләрдә язылган. Шулай ук әлеге күргәзмәдә минем гаилә шәҗәрәсен, гарәп телендәге плакатларны күрергә була. “Алтынчәч” галереясын алга таба тагын бик күп күргәзмәләр көткәненә ышанам”.

татар-информ

Фото: Регина Гомәрова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк