Логотип
Хәбәрләр

Һөнәрле булыйк!

Татарстанда 2019 ел «Эшче һөнәрләр елы» буларак узачак. Ни өчен дигәндә, Татарстан командасы WorldSkills илкүләм чемпионатында икенче урынны яулады, ә агымдагы елда исә Дөнья чемпионаты Казанда узачак...

Татарстанда 2019 ел «Эшче һөнәрләр елы» буларак узачак. Ни өчен дигәндә, Татарстан командасы WorldSkills илкүләм чемпионатында икенче урынны яулады, ә агымдагы елда исә Дөнья чемпионаты Казанда узачак. «Эшче һөнәрләр елы»  һөнәрләрне һәм яңа технологияләрне үзләштерү, предприятиеләр өчен таләп ителгән һөнәрләрне үстерүне күздә тота. 

Әлеге уңайдан мәктәп һәм бакчаларда һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы, төрле һөнәр ияләренең үзләренә генә хас сыйфатлары турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уеннар үткәрелә. «Мин үскәч кем булам?», «Нинди һөнәр сайларга?» дигән темаларга кызыклы сәхифәләр дә еш оештырыла. Мәскәү районының 340 нчы балалар бакчасы да әти-әниләр белән берлектә зур эш алып баралар. Бакчаның мөдир урынбасары Васина Наталья Ивановна бу турыда ачыграк сөйләп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк