Логотип
Хәбәрләр

«Нәүрүз school»: Татарстан милли республикаларда театр белеме бирүен күрсәтә

Милли республикалар театр буенча төпле белем бирә алмый дигән нигезсез фикерләргә җавап итеп Татарстан «Нәүрүз school» Халыкара студентлар спектакльләре (милли студияләр) фестивален гамәлгә куя. Яңа ф...

Милли республикалар театр буенча төпле белем бирә алмый дигән нигезсез фикерләргә җавап итеп Татарстан «Нәүрүз school» Халыкара студентлар спектакльләре (милли студияләр) фестивален гамәлгә куя. Яңа фестиваль турында журналистларга Татарстан мәдәният министрлыгында сөйләделәр.

«Нәүрүз school» фестивале Казанда 10-16 июньдә узачак. Ул милли театр мәктәпләренең заман шартларындагы проблемаларына игътибарны арттыру максатыннан үткәрелә. Яңа фестивальнең идея авторы Фәрит Бикчәнтәев театр буенча милли кадрлар өчен бер калыпка салуның аяныч нәтиҗәләре турында сөйләде.

«Мин мәгарифтә унификациягә каршы. Совет заманнарыннан ук бөтен театр мәктәпләре, бер калыпка салынып, бер система буенча укыттылар. Совет иле таралганнан соң милли республикаларда “Без нишләргә тиешбез?» дигән сорау туды. Без миллилегебезне ничек тә булса театр аша чыгарырга тиешбез», - диде Фәрит Бикчәнтәев.

«Хәтерләсәгез, беренче «Нәүрүз» фестиваленә театрлар Чыңгызхан турында спектакльләр алып киләләр иде. Алар Чыңгызханны бөтенесе бер система буенча уйныйлар: психологик-реалистик театр. Милли кадрларга кагылганда, бер калыпка салу иң начарыдыр, мөгаен», - дип дәвам итте ул.

«Регионнарда театр белемен бирүне туктатыйк. Театр белемен Мәскәү белән Питер гына бирә ала дигән фикерләр булды. Безнең Казан мәдәният институтыннан бюджет урыннарын алдылар. Шулвакыт милли театр мәктәпләре фестивале уздыру теләге туды, - дип аңлатты ул. - Безгә бөтен милли республикалардан театр мәктәпләре килә. Хәзерге вакытта Венгрия һәм Кытай студентлар театрлары белән сөйләшүләр бара».

  • «Нәүрүз school» фестивалендә К.Жургенев исемендәге Казах милли сәнгать академиясе (Алма-Ата), Азәрбәйҗан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать Университеты (Баку), Россия театр сәнгате институты (ГИТИС, Мәскәү), Арктик дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты (Якутск), Уфа дәүләт сәнгать институты, Казан театр училищесы һәм башка уку йортлары студентларының спектакльләре тәкъдим ителә. 
  • татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк