Логотип
Хәбәрләр

“Нәүрүз” V Халыкара форумына гаризалар кабул ителә

  (Казан,31 гыйнвар, "Татар-информ").2018 елның 28 май – 3 июнь көннәрендә Казанда “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумы уза. Форумда катнашу өчен гаризаны театраль коллективлар һәм,...

 

(Казан,31 гыйнвар, "Татар-информ").2018 елның 28 май – 3 июнь көннәрендә Казанда “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумы уза. Форумда катнашу өчен гаризаны театраль коллективлар һәм, шулай ук, театраль һөнәр ияләре: актерлар, режиссерлар, сценографлар, хореографлар, менеджерлар, әдәби бүлек мөдирләре, журналистлар, театр тәнкыйтьчеләре һ.б. бирә ала. Гаризалар 2018 елның 15 апреленә кадәр Камал театры сайтының “Проектлар – Нәүрүз – Форум 2018” бүлегендә кабул ителә. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

““Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект. Быелгы форум театраль текстка багышлана – “Спектакль - текст буларак. Музыка - спектакльнең тексты буларак. Рәссам тексты – спектакльнең образы”. Форум кысаларында Россия һәм чит илләрдән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрәчәк. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән:

1) Актерлык осталыгы һәм төрки халыкларның традицион театр формалары. Семинарларда катнашу өчен актерлар һәм режиссерлар чакырыла;

2) Режиссура, сценография һәм композиторлык сәнгате теориясе һәм практикасы. Режисселар, сценографлар һәм композиторлар өчен семинарлар;

3) Театр сәнгате өлкәсендә менеджмент һәм PR-технологияләр. Театраль маркетинг һәм менеджментның актуаль проблемалары буенча семинарлар һәм мастер-класслар;

4) Театр турында законнар. Театр эшчәнлегенең норматив-хокукый базасы, авторлык хокуклары,чиктәш хокуклар;

5) Курчак театрында актер һәм режиссер сәнгате. Курчак театры актерлары һәм режиссерлары өчен семинарлар;

6) Театр тәнкыйте һәм театрда әдәби бүлек эшчәнлеге. Журналистлар, театрларның әдәби бүлек хезмәткәрләре өчен театр тәнкыйте буенча семинарлар.

Гаризалар бирү буенча тулырак мәгълумат алу өчен: 8(843)293-24-25, 8(927)422-20-38, teatriskander@mail.ru (Искәндәр Вәлиев), 8(962)563-99-32, nyjaz@yandex.ru (Нияз Игъламов).

Форумны гамәлгә куючылар: Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

Фото: архив/Александр Эшкинин

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк