Логотип
Хәбәрләр

Нәзер тотса, хатыныңны да ятка бирерсең...

Безнең халык әйтәсе сүзеңне үлчәп әйт, ди. Әлеге җөмләнең никадәр дөрес булуы хакында уйланганым юк иде. Туфан Миңнуллинның “Нәзер” әсәренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән спектакльне карап кайткач, һәр с...

Безнең халык әйтәсе сүзеңне үлчәп әйт, ди. Әлеге җөмләнең никадәр дөрес булуы хакында уйланганым юк иде. Туфан Миңнуллинның “Нәзер” әсәренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән спектакльне карап кайткач, һәр сүзнең көче булуын аңладым.

Сюжет линиясе

“Нәзер” спектаклендә бары тик дүрт кенә кеше генә катнашты. Алар Татарстанның атказанган артистлары Ирек һәм Гөлчәчәк Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин. Бетте. Беренче карашка бик аз тоела, ләкин иң мөһиме – артык түгел. Һәм аларның дүртесенең дүрт төрле язмышы, дүрт төрле хис-кичерешләре. 

Әсәрдә дүрт төп герой: Хисмәтулла, Хикмәтулла, Маһирәһәм Заһирә. Геройларның исемнәренә игътибар итик: алар бик охшаш. Бергә уйнап үсәләр, бииләр, җырлыйлар – бар да гади. Бер-берсенә мәхәббәт аңлаталар. Алар бәхетле! Аларга бары тик егерме. Бар тормышлары алда.

Гармунында өздереп уйнаучы Хисмәтулла белән тиктормас Маһирә һәм бераз гына тыйнаграк Хикмәтулла белән Заһирә кавышырга сүз куеша. Туйны хәтта бер көндә уздыралар. Алар бәхетле! Ләкин... сугыш. Сугыш барысын да чәлпәрәмә китерә. Хисмәтулла белән Хикмәтулла сугыш кырларына китә. Бер-берсеннән аерылмый, иңгә-иң терәлеп атлыйлар. Алар дус! Ләкин сугыш дуслык, мәхәббәт дигән төшенчәләрне белми. Бомба шартлап, Хисмәтулла аңын югалта. Ул уянгач, дустын таба алмый, бернәрсә дә хәтерләми. Һәм дустын мәңгегә югалта. 

Юк, Хикмәтулла табылмый дип уйламагыз, ул авылына кире әйләнеп кайтачак, ләкин ул инде элеккеге тыйнак Хикмәтулла булмаячак.

Хисмәтулла уянгач, бернәрсә дә хәтерләмәсә дә, дусты белән соңгы сөйләшүен исендә тота. Мәңгелек дип күз алдына китерелгән дуслыкны аткан ук күк әйткән сүз боза. Әлеге сүз нәзер була. Ике дус уены-чыны белән нәзер әйтешкән була: “Әгәр дә икебез дә исән кайта калсак, бер атнага хатыннарны алмашырбыз! Нәзер яшәтә ул, ә үләсе бер дә килми”, - ди Хикмәтулла. Әгәр дә берсе генә исән кайтса, бер-берсенең гаиләсен ташламаска сүз куешалар.

Тулырак интертатта

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк