Логотип
Хәбәрләр

NASA Марс өслеген күрсәтүче видео чыгарды

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Американың аэронавтика һәм космос киңлекләрен тикшерү буенча Милли идарәсе (NASA), Curiosity Марста йөрү җайланмасы төшергән сурәтләрдән торган, Марс планетасының ө...

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Американың аэронавтика һәм космос киңлекләрен тикшерү буенча Милли идарәсе (NASA), Curiosity Марста йөрү җайланмасы төшергән сурәтләрдән торган, Марс планетасының өслеген күрсәтүче видео чыгарды. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә. 

Фотолар Гейла кратерының Веры Рубин сыртыннан ясалган.

Сурәтләр шактый детальле килеп чыккан, чөнки фотолар кышкы кояш торгынлыгы алдыннан, Марсда күк йөзе якты вакытта төшерелгән.

Curiosity, NASAның “Марс фәнни лабораториясе” кысаларында 2012 елның 6 августында Марска җибәрелә. 2018 елның башына ровер планета буйлап 18 км ара узган.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк