Логотип
Хәбәрләр

Ниһаять, Айгөл Зәйнуллинадан шатлыклы хәбәр

«Болгар кызлары » төркеме солисткасы Айгөл Зәйнуллинаның балалары белән булган хәлне барлык кеше дә беләдер инде. Айгөлнең балаларын элекке ире Кзахстанга алып чыгып киткән иде, әни кеше аларны кайтар...

«Болгар кызлары » төркеме солисткасы Айгөл Зәйнуллинаның балалары белән булган хәлне барлык кеше дә беләдер инде. Айгөлнең балаларын элекке ире Кзахстанга алып чыгып киткән иде, әни кеше аларны кайтару юлларын эзләде. Һәм, ниһаять, балалар туган илләренә кайткан, бу шатлыгы белән Айгөл инстаграмында бүлеште. «Мы вместе. Аллага шөкер!» дип язган ул.

Бу хакта үзенең инстаграмында Ләйлә Дәүләтова да язып чыкты.

« Шатлык. Дусларым, хәтерлисезме, берничә атна элек, Айгөл Зәйнуллинага балаларын кайтарырга булышыгыз дип, бөтен артист язып чыккан иде? Аллага шөкер, @aigul.zainullina балалары белән бергә хәзер. Ничек кайтканнар, кем булышкан? Ул сорауларга жавап бирәлмим. Мин дә Айгөлнең битеннән карап кына белдем. Иң мөһиме ‒ балалар Әниләре белән бергә. Шулкадәр сөендем. Бер Аллахы Тәгаләм. Үз балаларыбызны үзебез карап, аларнын сау-сәламәт, бәхетле, тәуфыйклы, мәрхәмәтле, кешелекле булуларына сөенеп яшәргә насыйп ит барчабызга да. Амин! Амин! Амин!» дип яза ул.

Автор: Г.Шарапова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Шатлык ? Дусларым, хэтерлисезме, берничэ атна элек, Айгол Зэйнуллинага балаларын кайтарырга булышыгыз дип, ботен артист язып чыккан иде? Аллага шокер, @aigul.zainullina балалары белэн бергэ хэзер ?‍?‍? Ничек кайтканнар , кем булышкан? Ул сорауларга жавап бирэлмим. Мин дэ Айголнен битеннэн карап кына белдем. Ин мохиме - балалар Энилэре белэн бергэ? Шулкадэр соендем? Бер Аллахы Тэгалэм? Уз балаларыбызны узебез карап, аларнын сау- сэламэт, бэхетле, тэуфикълы, мэрхэмэтле, кешелекле булуларына соенеп яшэргэ насыйп ит барчабызга да ? Амин? Амин? Амин? #лейладавлетова #поэтесса #телеведущая #человекпраздник #всемудачногодня??

Публикация от Лейла Давлетова (@leyla_davletova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк