Логотип
Хәбәрләр

Әни, диеп язып куйдым

Әй тулды, әй тулды инстаграм кичә "язның беренче көне" белән. Архивтагы, интернет киңлекләрендәге гөлчәчәк, лаләләр белән. Ярый язып өлгердек әле, мәйтәм, юкса 1 март әйләнеп китеп барырга да күп сора...


Әй тулды, әй тулды инстаграм кичә "язның беренче көне" белән. Архивтагы, интернет киңлекләрендәге гөлчәчәк, лаләләр белән. Ярый язып өлгердек әле, мәйтәм, юкса 1 март әйләнеп китеп барырга да күп сорамас иде. Ник шулай ич инде, урам тутырып, ишеп-ишеп яуган кар астында килеп ятасың гына, ә инстаграмга берсе-бер фото элмәгән! Гарьләнеп үләрсең билләһи газыйм...
Кызык ул виртуаль дөнья анысы - беренче кар белән, беренче яз көне, беренче яңгыр... Бөтенебез дә күрә, бөтенебез дә бер җирлектә - чып-чынлап басып торып, шуңа соклану юк, ә телефон алып "хисле" булу - канда. Кайчагында хисләр белән кыланышу бутала да куя...
Ә менә тормышчан фотолар - шундук күзне иркәли. Чып-чынлап җәлеп иткән 1 март фотосы да шул булды. Скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова улының печенье белән уратып, әни дип (урысча анысы) язып куйган фотосы белән уртаклашкан әнә. Кәртинкә түгел - тормыш, мәгънә, наз. Нәкъ менә әнә шул кыйммәтләр кытлыгы булган чорда яшибез бит!.. Рәхәт булып китте.


Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк