Логотип
Хәбәрләр

«Әни миңа: «Улым, синнән чыкмас, дигән иде»

- Айваз, әңгәмәбезне синең балачагыңнан башлыйк әле. Балачагың кайда үтте? -Казанда тусам да, мин үземне авыл егете дип саныйм. Казанда алты яшемә кадәр яшәдем. Соңыннан, 9 сыйныфны тәмамлаганчы, Арч...

- Айваз, әңгәмәбезне синең балачагыңнан башлыйк әле. Балачагың кайда үтте?

-Казанда тусам да, мин үземне авыл егете дип саныйм. Казанда алты яшемә кадәр яшәдем. Соңыннан, 9 сыйныфны тәмамлаганчы, Арча районы Кышкар авылында укыдым. Мине күпләр авыл егете дип белә һәм мин моның белән канәгать. Тугызны укып бетергәч, гаиләбез белән Арча шәһәренә күчтек.

- Әңгәмәләрнең күбесендә син әниеңнең иҗат кешеcе булуын әйтеп үтәсең. Бу турында тулырак әйтсәң иде. Әниең нәрсә белән шөгыльләнә?

- Әйе, әнием сәхнәдән ерак кеше түгел. Иҗатка тартылуым да аннан күчкәндер. Минемчә, әгәр дә әни яшь чагында театр училещесына укырга кергән булса, бүген ул сәхнә тормышында танылган шәхес булыр иде. Ләкин әни нәрсәдәндер курыккан. Аңлыйм: әниләрнең яшь чагында зур мөмкинлекләр булмагандыр, һәм әни нәкъ әлеге сәбәпләр аркасында зур уңышлар казана алмаган. 

Әниемнең сүзләренчә, ул җырлаган да, спектакльләрдә дә уйнаган, тик хәзер әлеге күренешләр бары тик истәлек кенә булып саклана.

Тулысы белән интертаттан укыгыз

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Рамил Гали

Чыганак: интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк