Логотип
Хәбәрләр

Ниһаять: Elvin Grey да өйләнде!

Татар һәм башкорт эстрадасының иң популяр буйдагы Elvin Grey (Радик Юльякшин) да өйләнде!

Татар һәм башкорт эстрадасының иң популяр буйдагы Elvin Grey (Радик Юльякшин) да өйләнде! Җырчының йөрәген Ижевск шәһәреннән 21 яшьлек Инзилә яулаган.

Бер елга якын очрашып йөргән сөйгән ярлар кичә мөнәсәбәтләрен Аллаһы Тәгалә алдында рәсмиләштерде. Elvin Grey белән Инзиләнең никах туена татар эстрадасының иң популяр артистлары җыелган иде. Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Иркә, яшь талантыбыз Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм скрипкачы Динә Закирова яшь гаиләнең никах туе мәҗлесен ямьләндерде. Алып баручы ‒ Ильяс Халиков.

Юльякшиннар гаиләсенә саф мәхәббәт һәм озын гомерле бәхет телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк