Логотип
Хәбәрләр

Ниһаять, Талиповлар гаиләсеннән шатлыклы хәбәр!

Бүген Камал театрыннан шатлыклы хәбәр килеп иреште, Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов әти булган.

Бүген Камал театрыннан шатлыклы хәбәр килеп иреште, Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов әти булган, бүген аларның кызлары дөньяга аваз салды.

Исегезгә төшерәбез, Эмиль белән Илсөяр 2018 елда законлы рәвештә ир белән хатын булдылар. Эмиль күп кызларның йөрәген яндыра, аның өйләнгәнен көттеләр. Ә өйләнгәч, кайчан бәби апкайтырлар икән дип уйлый башладылар. Менә ниһаять, Эмиль дә әти булды, яхшы әти булыр ул.

Талиповлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз! Бәхетле, гомерле сабый булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк