Логотип
Хәбәрләр

Ничек йолдыз булырга? Айсылу Габдиновадан берничә киңәш

Еш кына шундый сораулар килә... Минем кызым/улым талантлы, нишләргә икән? Ничек җырчы булырга? Ничек сәхнәгә чыгарга? «Әлбәттә, төгәл җавап юк hәм җавап бирергә минем хакым да юк, мин узем дә эзләнүд...

Еш кына шундый сораулар килә...
Минем кызым/улым талантлы, нишләргә икән?
Ничек җырчы булырга?
Ничек сәхнәгә чыгарга?

«Әлбәттә, төгәл җавап юк hәм җавап бирергә минем хакым да юк, мин узем дә эзләнүдә, ләкин ниндидер тәҗрибәм булганлыктан, узем укытканнан берничә киңәш бирә алам!
Беренчедән, яхшы уку урыны сайларга кирәк, бәләкәйдән ук! Яхшы музыка мәктәбе, яки яхшы укытучы. Дөрес репертуар сайларга (анысы укытучыдан тора), вокал укытучыгыз узе дә сәхнә кешесе булса бигрәк тә яхшы! Вокал өстендә генә тугел, сөйләм, хәрәкәтләр өстендә дә эшләргә кирәк (бугенге көндә сәхнәдә алар вокалдан да мөhимрәк, кызганычка каршы). Кубрәк укыгыз- җырчының акыллы, укымышлы булуы әллә кайдан куренә, җырчының тамашачыга әйтер сузе, фикере булырга тиеш. Яхшы аранжировкалар эшләгез hәм яхшы студияләрдә язылыгыз (моңа точно акчаны жәлләмәгез). Әлбәттә, яхшы, җырга туры килердәй костюмнар булуы да бик шәп!
Шушы шартларны эшләгәнсез икән, яки эшли башлагансыз икән, яхшы конкурсларда катнашыгыз! Аларның кубесендә продюсерлар, олуг җырчылар, телевидение була- шуңа, конкурсларда җиңу-сәхнәгә зур адым дип саныйм!
Менә шулай! 
Яшь җырчыларга, бигрәк тә аларның әти-әниләренә туземлек hәм уңышлар!»

Фото: Инстаграм Айсылу Габдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк