Әниегезгә әйбәтрәк машина алып бирегез!

Юмор һәм пародия остасы Данир Сабировның Инстаграм аккаунтында әнисе һәм хатыны белән Матиз машинасында барганда төшерелгән видео барлыкка килде. Артист әнисе һәм тормыш иптәше белән үзенең туган шәһәре Азнакай урамнары буйлап машина сынарга чыккан. Алып баручы ролендә Миләүшә Сабирова, ул кайнанасыннан әлеге машина турында булган фикерен сорый.
Данир Сабиров та әлеге видео астына «Кемнең Матизда йөргәне бар? Шәп машина! Килешәсезме?» – дип язып куйган.
Комментарийларда да әлеге машина маркасына карата төрле фикерләр очрый, күпләр өчен Матиз беренче машина булган. Араларында хәтта Данирга: «Әниегезгә әйбәтрәк машина алып бирегез!» – диючеләр дә очрый.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @danir_sabirov87
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 13:14
-
27 февраль 2021 - 20:08
-
26 февраль 2021 - 15:13
-
26 февраль 2021 - 14:28
-
26 февраль 2021 - 10:21
-
26 февраль 2021 - 09:58
-
25 февраль 2021 - 15:16
-
25 февраль 2021 - 14:03
-
Наркотикларга – юк! 12+