«Әнигә кыен булса, төшемә керә»

Әнвәр Нургалиев мәрхүмә әнисе турында иң нечкә хис-тойгылары белән бүлеште:

– Ана белән малай арасындагы мәхәббәтне берни белән дә чагыштырып булмый. Бигрәк тә төпчек бала булгангамы, без әни белән бер-беребезне сүзсез дә аңлыйбыз. Әнигә кыен булса, төшемә керә. Минем белән нидер булса, шунда ук ул сизеп ала. Шалтыратсам: «Балакаем! Нәрсә булды?» – дип сораша башлый. Шуңа күрә кайчак шалтыратырга да курка идем.

Сиксән яшен уздыргач, кинәт кенә әнинең сәламәтлеге начарайды. Сул аягын кистеләр. Хәле яхшырып, Раевкага кайткач, инсульт сукты. Әнием телсез калды...

Әниемнән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм.

Без – авыл баласында, әнине кочаклап үбү дигән әйбер юк, кыенсынабыз. Әйе, авылга кайткач, иңеннән кочаклап алабыз, хәл сорашабыз. Әмма җайлап утырып сөйләшергә вакыт та җитми кала.

Кырык алты яшемә җитеп, беренче тапкыр әниемнең күкрәгенә башымны салып еладым. Ул мине башымнан сыйпый, ярата. Онытылмаслык мизгелләр...

Чыганак: Өмет

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1366
0
10
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы