Логотип
Хәбәрләр

Никита Михалков кемнәрне «сарыклар» дип атаган?

Режиссерда «Comedy Woman» юмористларның чыгышы һәм аларның генерал Карбышев турындагы мәзәкләре канәгатьсезлек тудырган. Никита Михалков фикеренчә, номерларында кем турында сөйләүләрен алар үзләре дә...

Режиссерда «Comedy Woman» юмористларның чыгышы һәм аларның генерал Карбышев турындагы мәзәкләре канәгатьсезлек тудырган. Никита Михалков фикеренчә, номерларында кем турында сөйләүләрен алар үзләре дә аңламыйлар.

Чыннан да мәзәк уңышлы түгел, чөнки 1945 елда Бөек Ватан Сугышы Герое Дмитрий Карбышев дошманның җәзасы нәтиҗәсендә һәлак булды. Ул патша армиясендә хезмәт итә, берничә сугышта катнаша. 1942 елда Карбышев әсирлеккә эләгеп, анда өч елга якын вакытын үткәрә. Карбышев 40 градуслы салкында су сибелеп, җәзалап үтерелә.

«Бу Comedy Womanдагы сарыклар шаярта белә микән? Нәрсә сөйләгәннәрен үзләре дә аңламыйлар бит алар. Алар бер секундка да моның нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмыйлар? Генерал Карбышев − бөек каһарман», − диде Михалков.

Автор: Александра Иванова

Фото: Legion-media

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк