Николай Караченцов вафат

Бүген Мәскәүдә 73 яшендә актер Николай Караченцов арабыздан китте. Бу турыда ТАССка аның улы Андрей Караченцов хәбәр иткән.
Караченцов реанимациядә үлгән. Актер белән хушлашу 29 октябрь көнне «Ленком» театрында узачак.
Октябрь ае башында Караченцов хатыны, Людмила Поргина артистның үпкәсе кабару сәбәпле хастаханәгә эләгүе хакында сөйләгән иде. Соңрак аның улы Андрей әтисенең хәле әйбәтләнә баруы турында әйтте.
2017 елда актерның үпкәсендә яман шеш авыруы тапканнар иде. Шуннан соң ул дәвалану чараларын куллана башлаган.
Николай Караченцов бик күп совет һәм Россия фильмнарында роль уйнаган, мультфильмнарга тавыш яздырган һәм «Ленком» театры сәхнәсендә бик күп тамашачының мәхәббәтен яулап өлгерде. Тамашачыларга ул бигрәк тә «Собака на сене», «Белые росы», «Человек с бульвара Капуцинов» кебек фильмнарда уйнаган рольләре белән истә калган.
Шулай ук Караченцов кинода һәм сәхнәдә йөзләгән җырлар башкаруы белән танылган. Аның тавышын «Маленькое одолжение», «Опасно для жизни!», «Светлая личность» фильмнарында ишетеп була. Ә 2004 елда ул «Шансон года» премиясен алды.
Фәнүзә Сираҗиева
Фото: RTVI сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте