Логотип
Хәбәрләр

әниләр һәм бәбиләр

Әминәкәй әнисе белән урамда йөри. Салкынча көн ‒ ни песи, ни кукаВеку юк, тавыклар да келәтлекләрендә генә утыра күрәсең. Урамда бердәнбер очраган җан иясе ‒ хуҗасыз, җоны пычранып, тигәнәк ябышып бет...

Әминәкәй әнисе белән урамда йөри. Салкынча көн ‒ ни песи, ни кукаВеку юк, тавыклар да келәтлекләрендә генә утыра күрәсең. Урамда бердәнбер очраган җан иясе ‒ хуҗасыз, җоны пычранып, тигәнәк ябышып беткән эт кенә булды. Ул эттән и сораштык инде «калганнарның» кая икәнен. Ә Әминә сораша башласа, җелегеңә төшеп сорый ул! Эт, мескен, безнең урамга ник килеп чыкканына мең үкенде... Әмма Әминәгә тап булсаң, басып торасың инде ул. Кеше теле белән сөйләшә башлаганчы... Кайтырга көчкә кодалаган әнинең дә тәкате бетә ‒ май ае түгел ләбаса, салкын! Риза булып, өй ягына атлый башлаган Әминә исә урам башыннан килүче машинаны күреп, юл кырыена чыгып туктый.

‒ Кызым, атла юл кырыеннан, монда машинага да, безгә дә юл җитәрлек, ‒ ди әнисе аңа.

‒ Юк, машина килгәндә люди һәм людиклаВ юл кыВыенда тоВа, ‒ ди эре бәрәңге. Пырхылдарга керешкән әнисе тәгаенли:

‒ Кем соң ул люди һәм людиклар, кызым?

‒ ЗуВ кешеләВ һәм бәбиләВ, ‒ дип җаваплый борынын мышкылдаткан, рус телен су урынына эчкән алма бәлешем.

Мәкалә һәм фото авторы: Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк