Нинди хроник авырулар рак китереп чыгара?

Гастрит (ашказаны әчелеге түбән булганда), ашказаны җәрәхәте, В һәм С гепатиты, мастопатия, эрозия һәм дисплазия ямаш шеш китереп чыгар торган хроник авырулар исемлегенә керә. Вируслы гепатит булганда бавыр рагы куркыныч арта.
Эчәклектәге хроник авыруларны, тәндәге папилломнарны, герпес вирусын дәваламаганда, бу авырулар яман шеш барлыкка китерә, дип кисәтә табиблар.
Әгәр дә хроник авыру вакытында аппетит төшсә, кинәт кенә ябыгу күзәтелсә, бетми торган хәлсезлек, температура күтәрелсә, төшенкелек хисе барлыкка килсә, рак булырга мөмкин. Бу очракта кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шулай ук ВИЧ-инфекциясе дә куркыныч тудыра, ди табиблар. Бу инфекция вакытында лимфома, аналык муентыгы, туры эчәк, тире һәм үпкә рагы барлыкка килү куркынычы бик зур.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте