Әнисен яшәтү өчен көрәшүче Азат Фазлыев сөенече белән уртаклаша

Төркия табиблары җырчының әнисенең анализларын һәм хәлен уртача дип бәяләп, операциягә әзерли башлаган. Билгеле булганча, Зөлфирә ханым яман авыру белән көрәшә. Улы Азат Фазлыев аны аякка бастыру өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу уңайдан хәйрия концертлары да игълан ителде.+   Бүгенге көндә 1 579 821 сум акча җыелган. Зөлфирә ханымны балалары Төркия клиникасына күчергән.   "Бурычка 3 миллион биреп торучылар да табылды. Күңелләр күтәрелеп китте, эшлибез, җырлыйбыз, чыгышлар ясыйбыз! Әни барыгызга да зур рәхмәтләр, тирән ихтирамын белдерде", - дип яза Азат. 

matbugat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
233
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Чулпан Йосыпова: «Ирем белән яшь аермабыз 16 ел»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наркотикларга – юк! 12+
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы