«Нишләп сарык булды ул?»
8 гыйнвар көнне җырчы Гүзәл Уразова туган көнен билгеләп үтте. Иң оригиналь бүләкне аңа Илсия Бәдретдинова бүләк иткәндер, ул ‒ сарык.
8 гыйнвар көнне җырчы Гүзәл Уразова туган көнен билгеләп үтте. Иң оригиналь бүләкне аңа Илсия Бәдретдинова бүләк иткәндер, ул ‒ сарык. Теге елны Илсия сәхнәдә аңа сарык бүләк итәм, дип вәгъдә иткән булган. Вәгъдә ‒ иман, диләрме әле, сүзендә торган бит. Бу бүләктән соң Гүзәл үзе Илсиягә шалтыратып рәхмәтләрен җиткергәнен видеога төшереп торган, аларның сөйләшүләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
- Илсия җаным, кайтып җиттеңме?
- Әйе, кызый, 4ләр тирәсендә.
- Рәхмәт әйтеп шалтыратуым иде. Обещанного три года ждут диләр бит, синеке тиз килде әле бу. Бер ел дигәндә килеп төште, бик тиз булды бит бу. Хәзер үзеңне көтәм инде, ашарга.
- Бик грандиозно да булмады, ничек булды шулай булды.
- Чын күңелдән булды. Минем бер генә сорау калды. Нишләп сарык булды ул?
- Белмим, кызый. Берәр нәрсә әйтергә кирәк иде бит инде, тоттым да әйттем инде. Сыер дисәң күпкәрәк китер, тавык дисәң бәләкәй була.
- Мин Илсия сарыгын бирмәсә, җәйгә тавык сорарга уйлап йөри идем инде.
Менә шундый бүләкләр дә була ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк