Логотип
Хәбәрләр

Нокталы техника белән шамаилләр ясаучы Раилә Низами: Үз милләтемнең гүзәллеген таратасым килә

Йошкар-Ола шәһәрендә яшәүче татар кызы Раилә Низами күн эшләнмәләргә төрки һәм шәрыкъ бизәкләре төшереп матурлык тудыра, шул ук техника белән шамаилләр ясый. Аның эшләре күз явын алырлык. Раилә Низам...

Йошкар-Ола шәһәрендә яшәүче татар кызы Раилә Низами күн эшләнмәләргә төрки һәм шәрыкъ бизәкләре төшереп матурлык тудыра, шул ук техника белән шамаилләр ясый. Аның эшләре күз явын алырлык.
Раилә Низами белән Мари Эл республикасы башкаласында таныштык. Ул Татар халкы үсеше стратегиясе буенча фикер алышуга килгән иде. Шунда ук, Йошкар-Оладагы татар милли-мәдәни үзәгендә эшләреннән күргәзмә дә куйган. Әйтергә кирәк, Раиләнең сәнгать әсәрләренә тиң эшләнмәләре ул көнне фикер алышуга җыелган милләттәшләребезнең барысын да җәлеп итте. Раиләнең стенды янында озаклап карап тордылар.
Раилә татарча камил сөйләшә.
- Раилә, син Казаннан ерак та түгел, Йошкар-Олада гына яшисең, ә без шундый талантлы татар кызы барын белмибез дә икән. Үзең белән таныштыр әле.
- Әйе, мин Йошкар-Ола кызы. Үзебездә Төзелеш һәм архитектура институтында укып чыктым. Әмма сайлаган һөнәрем әз генә миңа туры килмәде. Мин балалар үзәгендә эшләдем, мастер-класслар үткәрдем, 10-12 яшьлек балаларны укыттым. Аннары эшкә музейга күчетем. Музейда да балалар белән эшлим, башлангыч сыйныф укучылары өчен мастер-класслар уздырам, экскурсияләр үткәрәм. Минем кызыксынуларым бик күп: бизәкләр генә төшермим, тортлар да пешерәм мин, кием дә тегәм. Өстемдәге күлмәгем дә үзем теккән һәм бизәгән.
Бу хакта тулырак: intertat
%MCEPASTEBIN%

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк