Логотип
Хәбәрләр

Новосибирск өлкәсендә «Чад татарлары утары» ачылды

VIII гасырда Себер татарлары яшәгән урынны милли музей буларак торгызу эшләре 2016 елда башланып киткән. Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Йорт-Ора авылында - Обь елгасы буенда - «Чад татары утары...

VIII гасырда Себер татарлары яшәгән урынны милли музей буларак торгызу эшләре 2016 елда башланып киткән.

Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Йорт-Ора авылында - Обь елгасы буенда - «Чад татары утары» милли-мәдәни, тарихи музей комплексы ачылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта Себер федераль округында 204 321 татар яши. Шуларның 24 158е Новосибирск өлкәсендә гомер кичерә.

VIII гасырда Себер татарлары яшәгән урынны милли музей буларак торгызу эшләре 2016 елда башланып киткән. Туристлар, музейдан тыш, Чад татарларының көнкүреше белән таныша ала. Обь елгасында һәм Киндеркүлдә балык тотып, атка атланып йөрү мөмкинлеге дә тудырылган. Йорт-Ора авылы күптән түгел археологик һәйкәл буларак танылды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев 2018 елның февралендә Новосибирск өлкәсенә килгәч, өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Травников белән очрашкан иде. Әңгәмә барышында Новосибирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятен биналы итү мәсьәләсе күтәрелде. Шулай ук мохтарият әгъзалары күтәреп чыккан Чад татарларының тарихын өйрәнү һәм үзәк булдыру турындагы инициативалар, Новосибирскидан 65 чакрымда урнашкан Чад татарларының Йорт-Ора авылын этно-мәдәни һәм туристик үзәк хәленә китерү мәсьәләләренә кагылышлы теләк-тәкъдимнәр җиткерелде.

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк