Логотип
Хәбәрләр

Нурбәк Батулла Кариев театрыннан китә

Нурбәк Батулланың Кариев театрыннан китүе ирекле иҗатта булырга теләү белән бәйле. «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батулла «Татар-информ» хәбәрчесенә үзенең Кариев театрыннан китү сәбәпләрен шәрехләде....

Нурбәк Батулланың Кариев театрыннан китүе ирекле иҗатта булырга теләү белән бәйле. «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батулла «Татар-информ» хәбәрчесенә үзенең Кариев театрыннан китү сәбәпләрен шәрехләде.

«Мин үземне киттем дип санамыйм, Татарстанда калам. Яхшы режиссерлы кызыклы проектларга чакырсалар, Кариев театры белән дә нишләп эшләмәскә? Штаттагы хореограф булгач, ошыймы-ошамыймы, барысын да куярга туры килә иде. Хәтта «Шай-бу! Шәй-бу»ны да... Кайчакта ниндидер тузга язмаган әйберләр эшләнә. Гомер бер генә бирелә – яхшы проектларда эшлисем килә», – диде Нурбәк Батулла.

«Кариев театрыннан китүемнең башка сәбәпләре юк. Күптән китәргә җыена идем, әмма элегрәк театрны төшенке хәлдә калдырып китү дөрес булмас, качкан кебек булыр иде. Хәзер театр күтәрелештә, шуңа да калдырып китү оят түгел. Миссиямне үтәдем дип саныйм, хәзер башка театрларны күтәрергә киттем. Әмма берсенә дә даими эш урыны буларак кермәм, чакырулар белән генә эшләрмен»,  ди «Алтын битлек» театр премиясенә ия булган күренекле татар хореографы һәм артисты.

Нурбәк Батулла шушы көннәрдә Минзәләгә китә. Анда Гофманның «Щелкунчик» спектакле куелачак һәм ул яңа проектка хореограф буларак чакырулы.

Нурбәк Батулла соңгы өч елда Кариев театрының хореографы булып эшләде. Туфан Имаметдиновның «Әлиф» хореографик спектакле солисты буларак «Алтын битлек» театр премиясенә ия булды. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Үзенең эксперименталь иҗади эшләре белән билгеле. Шушы көннәрдә «Әлиф» иҗат берләшмәсе белән «Дәрдмәнд» импровизацион спектаклен тәкъдим итте.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Фото Рамил Гали/архив

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк