Логотип
Хәбәрләр

Нурбәк Батулла: Рәхмәт минем әти-әниемә. Рәхмәт минем укытучыларыма. Һәм бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нурбәк Батулла заманча балет номинациясендә “Алтын битлек” милли театр премиясенә ия булды. “Нурбәк Батулла тамашачыга һәм жюрига татарча рәхмәт...

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нурбәк Батулла заманча балет номинациясендә “Алтын битлек” милли театр премиясенә ия булды. “Нурбәк Батулла тамашачыга һәм жюрига татарча рәхмәт әйтте”, - дип хәбәр итәләр “Татар-информ”га. “Әлиф” хореографик спектакле  өч номинациядә тәкъдим ителә. Болар - "Иң яхшы заманча бию/спектакль", "Иң яхшы балетмейстер" номинациясендә Марсель Нуриев һәм "Иң яхшы биюче" номинациясендә Нурбәк Батулла.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә “Алтын битлек” милли театр премиясен тапшыру тантанасы бара. Татарстанның ике театры вәкилләре дә хәзерге вакытта Большой театр залында “Алтын битлек” нәтиҗәләрен көтә. Алар арасында Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, “Кибет” спектаклендә уйнаган ике актриса – Мәдинә Гайнуллина белән Диләрә Ибәтуллина, Уфа режиссеры Эдуард Шахов, пьеса авторы - казах драматургы Олжас Жанайдаров та бар.

Исегезгә төшерәбез, Әлмәт театрының казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча куелган "Кибет" спектакле дүрт номинация буенча "Алтын битлек"кә тәкъдим ителгән иде. Болар - "Кече форматлы спектакль", "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина, "Иң яхшы драматург" номинациясендә - Олжас Жанайдаров.

Мәгълүмат өчен. "Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии. Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы кыз Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр.

Камал театры да әлеге тантанадан уңай нәтиҗәләр көтә. Чөнки театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында куйган “Антигона” спектакле дә җиде номинация буенча “Алтын битлек”кә тәкъдим ителгән. Шул исәптән, “Иң яхшы режиссер” номинациясе дә бар.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк