Логотип
Хәбәрләр

Нурислам: “Бик авыр аерылыштык, скандал белән...”

“Ун елдан соң эстрадада булырмын дип уйламыйм. Чөнки үземне анда күрмим, бу чынбарлык. Ун ел буе җырлап йөрергә дә җыенмыйм, - ди иллене узып сәхнәгә чыккан җырчы Нурислам "Интертат"ка. Нурислам әфәнд...

Ун елдан соң эстрадада булырмын дип уйламыйм. Чөнки үземне анда күрмим, бу чынбарлык. Ун ел буе җырлап йөрергә дә җыенмыйм, - ди иллене узып сәхнәгә чыккан җырчы Нурислам "Интертат"ка. Нурислам әфәнденең киләчәккә планнары зурдан. Әле аның сөйгән ярын табып, тормыш корып, кечкенә бәби дә үстерәсе килә икән...

- Нурислам, кем сез, кайдан килеп чыктыгыз?

- Соңгы арада бу сорауны миңа бик күп бирәләр. Тумышым белән Питрәч районыннан. Саба районы Алан урта мәктәбен тәмамладым. Кечкенәдән җырчы буласым килгән иде, әти-әни рөхсәт бирмәде. Артист тормышы тормыш түгел, гаиләләре белән яшәмиләр, дип кире күндерделәр. Аннары хәрби буласым килде. Күзләр начар күрү сәбәпле укырга алмадылар. Шуннан соң педагогика институтының спорт факультетына укырга кердем һәм уңышлы гына тәмамладым. Хәрби хезмәткә барып кайттым, шуннан соң Ветеринария академиясенә барып кердем. 20 елдан артык спорт һәм физик тәрбияләү кафедрасында эшләдем. Яратып эшләдем, үз эшемнең фанаты идем. 

Ләкин бер вакыт җитте, ВУЗда студентлардан акча алмыйча эшләү мөмкинлеге калмады. Имтихан алдыннан студентлар акча бирергә кирәк икәнен, ә укытучылар аласы икәнен белә башлады. Бу системага әверелде. Мин генә ул системаны бозарга сәләтле түгел идем. Әгәр ул системага каршы чыгасың икән, сине юкка чыгаралар... Дәвамын укыгыз...

интертат

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк