Логотип
Хәбәрләр

Нурминский: “Бернинди "хайпларсыз" өйләндем”

“Беркөнне мулла янына бардым һәм ул миңа никахлаш, бөтен чирләрең бетәр, дип киңәш бирде...”

Бүген күпләрнең яраткан җырчысы Нурминский “Болгар радиосы”на кунакка килде! Балтачның Норма авылыннан булган татар егете Альберт Шәрәфетдинов россиякүләмендә, ә бәлки әле дөньякүләмендә популяр артист! Әмма ул моның белән мактанырга яратмый, бөтен яшәү рәвешен, гаиләсен социаль челтәрләргә чыгару яклы да түгел. Интервьюларны да сирәк бирә. Тавыш-гаугасыз гына иҗат итә. Радиога килеп, менә шулай тыныч кына өйләнүе, үзе, иҗаты хакында сөйләве – бик күпләр өчен көтелгән һәм әле гаҗәпкә дә калдырган әңгәмә булгандыр.

Альберт, чынлап та, үтә дә гади, эчкерсез, әле урыны белән бераз беркатлы дисәк тә ярыйдыр, кеше икән. Социаль челтәргә сөйгәне Алсу белән никах фотосын куйгач та, күпләр аптырашта калды. Халык инде мондый артистларның тамашачы алдында уйнавына ияләнгән: ул фотоссесияләр дисеңме, гендер-пати һ.б. Ә Нурминский мондый шоуларсыз өйләнде. Тотты да беркөнне сөйгәне Алсу белән кыр уртасында басып төшкән никах фотосын куйды. Гаилә кору фикеренә ничек килгән, никах көне ничек узган – боларның барысын да ул беренчеләрдән булып, “Болгар радиосы”нда сөйләде.

“Алсу белән өч ел дуслашып йөрдек. Миңа еш күз тия иде. Үз әбиемә өшкертә идем, ә беркөнне мулла янына бардым һәм ул миңа никахлаш, бөтен чирләрең бетәр, дип киңәш бирде. Ник өйләнми сузып йөрим дидем дә, тәвәккәлләргә булдым”, – ди Нурминский. Ике көндә хәл итеп тә куйганнар, никахны да кәләшнең туган ягы – Туймазыда түгел, егет янында Балтачта үткәрергә карар иткәннәр. Ике як әти-әниләр дә шок хәлендә калган. “Менә шулай тыныч кына, бернинди хайпларсыз өйләнеп тә куйдым”, – Альберт.

Билгеле булганча, Альберт Мәскәү-Казан арасында йөреп иҗат итә. Әмма иң рәхәт шәһәр – Казан ди ул. “Биредә татар мохите бар, авылым бар, мине җир тарта. Монда рәхәт, иркенлек тоям”. Әмма яшьләр арасында гына түгел, ә балалар, хәтта әбиләр арасында җырлары популяр Нурминскийның бөтенләй “йолдызланмавына” радио алып баручыларының ышанасы килмәде, ахры. Рөстәм Гайзуллин: “Шулай да, борын күтәрелсә, маңгаеңа чиертерлек кешең бармы”, – дип сорыйсы итте. “Барысы да контрольдә. Күңелдә андый хис юк. Булмас та инде ул”, – дип елмайды Альберт. Ә менә туганнан-туган энекәшләре өчен ул бик җитди абый. “Аларны нык тотам, ачуланам да, шул ук вакытта иркәлим дә. Үз балаларым өчен дә җитди әти булырга исәп. Иң мөһиме – олыларга карата хөрмәт булсын”. Нурминскийның үз-үзен тотышы, иҗат стиле, башкару рәвешенә карасаң, аның тарафыннан мондый сүзләр бераз сәер яңгыраш аладыр кебек. Әмма яшьләргә биргән киңәше таң калдырды: “Кызыктыручылар күп булыр, начар йогынтыга бирешмәгез, начар гадәтләргә иярмәгез. Максатлар куя белегез һәм шуларны тормышка ашырырга омтылыгыз”, – дип, Нурминский  үзен яратып тыңлаучыларга шундый киңәшләр бирде.

Социаль челтәрдә йөзәр меңләгән язылучың булып та (хәзер популярлык шуның белән билгеләнгән заманда яшәп ятыш), һәр машинадан синең “Кайчан да булса, барысы бетәчәк”, “Валим, валим на гелике”, “Ауфф” дигән җырларың яңгырап торган килеш тә менә шулай “һаваланмый”, чабатаны түргә элми генә сөйләшеп була икән. Үзгәрмә, Альберт!  

Әңгәмә урыны һәм фотосы "Болгар радиосы"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк