Логотип
Хәбәрләр

Нурзадәдән тиз ябыгу серләре

Яңа ел бәйрәмнәре җитә башласа, безнең халык ябыгу ысулларын уйлый башлый. Аларның тиз арада ябыгасылары килә. Тиз ябыгуны врачлар хупламый, чөнки бу организмга бик нык стресс китерә икән, нормалар бу...

Яңа ел бәйрәмнәре җитә башласа, безнең халык ябыгу ысулларын уйлый башлый. Аларның тиз арада ябыгасылары килә. Тиз ябыгуны врачлар хупламый, чөнки бу организмга бик нык стресс китерә икән, нормалар буенча кеше көненә максимум 1 кг ябыгырга мөмкин. Шулай ук киң таралган «Ешрак ашасаң, ябыгасың», дигән фикер бик үк дөрес түгел икән. Чөнки организм кабул иткән ашауны әле эшкәртеп бетермәс борын тагы ашап кую файдалы түгел.

Җырчы Нурзадәнең ябыгу турында үз фикере бар, ул иң әйбәт ябыгу ысулы дип дөрес туклануны саный. Аның фикеренчә, еш ашасаң әйбәт икән. Нурзадәнең артык авырлыгы юк диярлек, моның сере нидә икән соң. Аның сере бик гади, ул күп әйберне ашамый, дөресрәге яратмый. Мәсәлән, ул кыздырылган, камыр ризыклары, бәрәңге яратмый икән. Күбесенчә яшелчә, җиләк-җимеш ашарга тырыша. Хәзерге вакытта төрле коктейльләр эчеп ябыгу модага кереп китте, аларны Нурзадә дә кайвакыт эчә икән. Гел түгел, ә гастрольләр вакытында куллана ул аларны. «Безне гастрольләр вакытында гел табын әзерләп каршы алалар. Мин хөрмәт йөзеннән ул ризыкларны авыз итеп карыйм, ләкин аларны ашасам, миңа җырлавы авыр була. Шуңа күрә мин коктейль эчәм, чөнки ач карынга җырлавы авыр. Шулай иткәндә минем ашказаным да буш булмый, җырларга да авыр түгел», ‒ ди Нурзадә.

Менә шундыйрак хәлләр, тиз генә ябыгу мөмкин эш булса да, ул организм өчен стресс, һәм югалткан килограммнар артыгы белән дә әйләнеп кайтачак.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк