Логотип
Хәбәрләр

Нурзадәнең биографиясендә аянычлы хәл

Нурзадәнең зур сәхнәгә чыкканына да ундүрт ел вакыт узган. 2006 нчы елның ноябрендә Казан тамашачысына беренче концертын тәкъдим иткән иде ул. Әнисенең авыл халык театрының режиссеры булуымы яки үзене...

Нурзадәнең зур сәхнәгә чыкканына да ундүрт ел вакыт узган. 2006 нчы елның ноябрендә Казан тамашачысына беренче концертын тәкъдим иткән иде ул. Әнисенең авыл халык театрының режиссеры булуымы яки үзенең китапка хирыслыгымы – җырчыны сәнгать дөньясына алып килә. Кечкенәдән биергә, сөйләргә яраткан җырчы бүген дә тамашачыларын җырлары белән сөендерә.

Бер әңгәмәсендә Нурзадә биографиясендәге бер фактны әйтеп салды. Баксаң, аны балалар тудыру йортында алмаштырган булганнар икән. Акушерларның игътибарсызлыгы аркасында әнисенә икенче кызны, аның әнисенә башка бер баланы имезергә биргәннәр. Ярый әле җырчының әнисе игътибарлы була. «Бу минем балам түгел ич, мин кичә икенче баланы имездем бит», - ди. Шуннан соң гына балаларны үлчәп, үз әниләренә тапшыралар.

 

Г.Ярмиева

@nurzada28

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк