Логотип
Хәбәрләр

Нурзадә тамашачысыннан гафу үтенде

Татар эстрада җырчысы һәм танылган алып баручысы Нурзадә бүген инстаграмга пост урнаштырды. Биредә ул концертта катнашмауын белдерде. «Сезгә мөрәжәгать итәм инде, гафу итәрсез. Кичә, бүген иртән Норл...

Татар эстрада җырчысы һәм танылган алып баручысы Нурзадә бүген инстаграмга пост урнаштырды. Биредә ул концертта катнашмауын белдерде.

«Сезгә мөрәжәгать итәм инде, гафу итәрсез. Кичә, бүген иртән Норлаттан тамашачылар яздылар. «Сез нишләп килмәдегез, үзегез концертка чакырдыгыз, үзегез килмисез», дип үпкә белдерделәр. Шуңа күрә ,сездән алдан ук гафу үтенәм!! Чөнки мин бүген Азнакайда да, иртәгә Мамадышта да булмаячакмын!! Мин сау-сәламәт, авырмыйм, Аллага шокер!!!!! Ләкин оештыручылар мине концертта катнаштыруны кирәк санамадылар. Сезнең каршыгызда ялганчы булып каласым килми»,  дип яза Нурзадә үзенең инстаграм тасмасында.

Дөньяда нәрсә генә булмас, тамашачы да Нурзадәнең хәленә керде. Әмма барыбер җырчыны җылы күңел белән үз шәһәрендә көтүләрен белдерде.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @nurzada28

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хэерле коннэр,дускайларым!! Ничек кэефлэрегез?? Сезгэ морэжэгать итэм инде,гафу итэрсез. Кичэ,буген иртэн Норлаттан тамашачылар яздылар.,,Сез нишлэп килмэдегез ,узегез концертка чакырдыгыз,узегез килмисез" дип упкэ белдерделэр? Шуна курэ ,сездэн Алдан ук гафу утенэм!! ??? Чонки мин буген Азнакайда да,иртэгэ Мамадышта да булмаячакмын!! Мин сау- сэламэт,авырмыйм,Аллага шокер!!!!! Лэкин оештыручылар мине концертта катнаштыруны кирэк санамадылар.???Сезнен каршыгызда ялганчы булып каласым килми,шуна курэ яздым эле яме)) Уземнен сольный программам белэн килермен яме!!! ?? Кайсы районнарга килим эле??))??? Рэхмэт сезгэ яме,барыгызга да???? #нурзадапевицаведущаятамада89033429058 #нурзадаведущаяпевицатамада89033429058

Публикация от Нурзада Ведущая/Тамада /Певица (@nurzada28)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк