Нурзадә Вәлиуллина һәм Азалия Зиннәт – ТРның атказанган артистлары!

Татар эстрадасының популяр җырчылары Нурзадә Валиуллина һәм яшь артист Азалия Зиннәт «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды.
Мактаулы исем бирү турындагы указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзалаланган. Әлеге Указ Татарстан Президентының рәсми сайтында урнаштырылган.
Шундый ук мактаулы исем танылган артист, популяр хитлар авторы Айдар Тимербаевка, Казан шәһәре «Фантазия» джаз-оркестры артисткасы Алсу Галиевага, Чаллы «Энергетиклар» Мәдәният сарае» вокалисты Федор Кузнецовка һәм «Казан шәһәре филармониясе» бию ансамбленең халык уен кораллары оркестры артисты Альберт Шәрәфетдиновка да биреләчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан