Логотип
Хәбәрләр

Әнвәр Нургалиевнең хыялы чынга ашкан

Татарстанның атказанган артисты, фестивальнең номинанты Эльмира Кәлимуллина һәм Башкортстанның атказанган артисты, фестивальнең номинанты Әнвәр Нургалиев «Татар җыры» фестивалендә быел беренче тапкыр...

Татарстанның атказанган артисты, фестивальнең номинанты Эльмира Кәлимуллина һәм Башкортстанның атказанган артисты, фестивальнең номинанты Әнвәр Нургалиев «Татар җыры» фестивалендә быел беренче тапкыр чыгыш ясаячак.

Әнвәр Нургалиев белән Эльмира Кәлимуллина хисләре белән уртаклашты. Әнвәр Нургалиев сабый баладай шатланып сөйләде. Аның өчен ихлас күңелдән сөенәсе килде.

– Мин шушы яшемә җитеп «Алтын Барс» премиясенең лауреаты булуыма бик шат. Мин бераз дулкынланам да... Үземнең хыялымны чынга ашыра алдым, шул сәбәпле миңа бик рәхәт. Татарстан тамашачысы белән таныштырган, катнаштырган өчен «Барс-Медиа»га рәхмәт. Бу – минем өчен зур бәя. Минем бүгенге көндә бик рәхәт чакларым. Минем иҗатымны үз иткәннәре һәм яратканнары өчен татар милләтенә рәхмәтемне белдерәм. Үзен җырчы дип санаган һәр артист да «Татар җыры» фестивалендә катнашырга хыяллана, – диде Әнвәр Нургалиев.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк