Әнвәр Нургалиевны хатынының әтисе кеше иткән

Җырчы Әнвәр Нургалиев хатынының әтисе, ягъни бабасына бик рәхмәтле икән. Ул аңа үз әтисе кебек якын икән. Ник дигәндә, Әнвәрләр өйләнешеп яши башлагач та, авыр чакларда ул аларга бик булышкан икән. Үзләренә булмаса да итен, сөтен, маен китереп торганнар. Ул вакытта Әнвәрнең укып кына йөргән чагы, торырга урыннары юк, грузчик, сторож булып «подрабатывать» итеп йөри. Шуңа күрә дә ул бабасына бик рәхмәтле. Бу хакта ул үзенең инстаграмында яза.

«Хәерле көн Дусларым! Бүген Әти белән беренче мәртәбә икәүдән-икәү Картатай ресторанында ашап серләшеп алдык әле, ул миңа үз Әтием кебек (Иринамнын Әткәсе, Рәзиф исеме) кемдер бабай дип дәшә, кемдер тесть ди, без өйләнеп яши башлагач, башта, авыррак чаклар, бик булышты безгә, үзләренә булмаса булмый, безгә китерәләр иде, ит, сөт һәм башкасы, күпләрнең шулай булгандыр инде, торырга урын юк, укыган вакытлар, грузчик, сторож булып «подрабатывать» итеп йөргән чаклар! Мин бик рәхмәтлемен аларга, шуңа да әзрәк серләшеп утырдык бик күңелле, ә бу гармонист Темерьян агай, ресторанның визитный карточкасы. Бик күңелле кеше», дип Әнвәр.

Автор: Г.Хәлиуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
578
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Зур күләмдә акча таләп итәләр!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы