Логотип
Хәбәрләр

Әнвәр Нургалиев: «Әниебезнең хәле бик шәптән тугел...»

Популяр җырчы Әнвәр Нуггалиев концертларында елмаеп йөрсә дә, күңелендә зур ярасы бар ‒ җырчының әнисе авыр хәлдә хастаханәдә ята. Әнвәр улы аның янына мөмкинлеге булган саен килеп хәлен белә, юата һәм күңелен күтәрергә тырыша.

Әнисенең сәламәтлеге өчен Әнвәрнең тамашачылары да борчыла. «Күптән түгел бер апа концертта җылы, үзе бәйләгән матур носки бүләк итте». «Әнвәр балам, бу Әнкәеңә, аяклары җылыда булсын», ‒ дигән сүзләр белән тапшырылган бүләкнең, һичшиксез, шифасы тияр.

Әнвәр исә әлегә әнисенең ут кебек чакларын сагынып искә ала. «Кызганычка каршы, Әниебезнең хәле бик шәптән тугел (аяксыз калды, сөйләшә алмый)», ‒ дип язса да, «Аллаһы Боерса барысы да яхшы булыр», ‒ дип ышана артист.

Яраткан артистыбызның әнисенә сәламәтлек телибез. Барысы да яхшы булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк