Логотип
Хәбәрләр

Әнвәр Нургалиев: «Сез куандыгыз инде минем кайгыдан»

Күптән түгел Әнвәр Нургалиевның гаиләсенә кайгы ишек шакыды: әнисенең әнисе вафат булды. Зур югалтуны җырчы бик авыр кичерде.

Күптән түгел Әнвәр Нургалиевның гаиләсенә кайгы ишек шакыды: әнисенең әнисе вафат булды. Зур югалтуны җырчы бик авыр кичерде.

Узган көнне артист инстаграм сәхифәсенә әнисенең ахирәтләре белән фото урнаштырды. «Бәйрәмгә әти янына кайтып килдем. Фотода әниемнең ахирәтләре Тәнзилә апа белән Фәүзия апа», – дип язган  ул.

Әлеге фото өчен җырчы тәнкыйть утына салынды. Имеш карантин вакытында өлкән яшьтәге кешеләр янында йөрергә ярамый. «Тукып торалар бит: өлкән яшьтәге кешеләрне сакларга дип, аларның коронавирус белән авыру ихтималы зур. Юк, барып инстаграм өчен фото ясарга кирәк! Бәлки сез Уфадан авылга вирус алып кайткансыздыр?» – дип яза укучыларның берсе. Аңа кушылып, башкалар да фикерен белдерә: «Ничек шулай җавапсыз булып була ул? Әгәрдә олы кешене хөрмәт итсәң, кайтмый тор чир вакытында. Бер авызың пеште бит инде, әйтеп торалар бит».

Әнвәр Нургалиев әлеге комментарийларны җавапсыз калдырмый: «Сез куандыгыз инде минем кайгыдан», – дип җавап кайтара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк