Логотип
Хәбәрләр

Нью-Йоркта беренче булып альбом чыгарган татар музыканты Азат Баязитов Казанда чыгыш ясады

Азат Баязитовның репертуарында татар классик музыкасы булса да, ул мондагы чыгышында аларны башкармады. Виртуоз-музыкант, саксофончы һәм композитор Азат Баязитов Казан рестораннарының берсенә Казанны...

Азат Баязитовның репертуарында татар классик музыкасы булса да, ул мондагы чыгышында аларны башкармады.

Виртуоз-музыкант, саксофончы һәм композитор Азат Баязитов Казан рестораннарының берсенә Казанның джаз яратучыларын җыйды. Азат Баязитов башкала тамашачысы каршында Казан пианисты Андрей Руденко белән бергә чыгыш ясады.

Тамашачы алдында музыкантлар джаз стандартларын һәм Азат Баязитовның үз әсәрләрен башкардылар.

  • Азат Баязитов – Мәскәүнең Гнисиннар исемендәге Россия музыка академиясендә укыган, джаз башкаручыларның халыкара конкурслары лауреаты. Ярты ел дәвамында Татарстан Республикасының Дәүләт филармония джаз оркестры җитәкчесе булып эшләде. 2015 елда Нью-Йоркта беренче сольный альбомын чыгарды.

Азат Баязитов Татарстаннан китү сәбәбен дөньяның танылган джаз музыкантлары белән аралашырга теләвенә бәйләп аңлатты. Киләчәген бу ил белән бәйләрме – ачык җавап булмады. Шулай да “Татар-информ” хәбәрчесе белән аралашканда, республика чараларында катнашырга әзерлеген белдерде, әмма әлегә Казаннан дусларыннан гына чакырулар ала. Аның чыгышларын Казан ресторанында гына тыңларга мөмкин.

Азат Баязитовның репертуарында татар классик музыкасы булса да, ул биредәге чыгышында аларны башкармады. “Минем репертуарымда Рөстәм Яхинның “Син кайда идең?” композициясе бар. Мин аны Америкада да башкарам”, - диде ул. Әмма Азат үзенең күпме генә аңлатуына карамастан. Американың аны татар итеп кабул итмәвен, чөнки андый милләт барлыгын белмәүләрен әйтте. “Мин баштарак һәрвакыт үземнең татар булуымны аңлата идем, хәзер инде аңлатмый да башладым, - ди ул. – Шулай да татарларның биредә бер-берсенә булышуын әйтә алам. Әмма ярдәм кулы сузучылар андагы диаспора түгел, мин алар белән таныш түгелмен. Мин Америкага иҗат итәргә килүчеләрне күздә тотам”, - диде ул.

  • Ике татар музыканты - Азат Баязитов белән Ренат Бакировның көзгә уртак концерты булырга мөмкин. Нью-Йоркта иҗат итүче Азат Баязитов белән Мәскәү музыканты Ренат Бакиров “Интертат”та басылып чыккан интервью аша табышканнар. Бу хакта “Татар-информ”га Ренат Бакиров хәбәр итте, мәгълүматны Азат Баязитов та раслады.

Фото: Салават Камалетдинов

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Татар-Информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк