Логотип
Хәбәрләр

«Өчәү» премьерасы: блогер Шәмси, каһвә «корбаны» Айгөл һәм бәхетсез ир язмышы

«Калеб» – яңа буын җыены үзенең «иҗат җимеше» белән яшь тамашачыларны гына түгел, әдәбиятка яңа гына адым ясаган авторларны да яңадан-яңа проектлары белән сөендереп тора. Сүзебез «Өчәү» премьерасы турында. Өч автор – Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова һәм Райнур Әгъләметдиновларның яңа чыккан китаплары Кариев театрында тәкъдим ителде.

«Калеб» – яңа буын җыены үзенең «иҗат җимеше» белән яшь тамашачыларны гына түгел, әдәбиятка яңа гына адым ясаган авторларны да яңадан-яңа проектлары белән сөендереп тора. Сүзебез «Өчәү» премьерасы турында. Өч автор – Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова һәм Райнур Әгъләметдиновларның яңа чыккан китаплары Кариев театрында тәкъдим ителде.

Тамаша театрның фойесында башланып китте. Биредә бик күп реквизитлар: Шәмси исемле укучының “икеле”дән торган дәфтәрләре, мультфильмны хәтерләткән рәсемнәр, дарулар, туракланган кәгазьләр, уенчыклар, кыскасы, игътибарны җәлеп  итәрлек бик күп детальләр кулланылган. «Өчәү»нең режиссеры – Әминә Миндиярова бу реквизитлар турында безгә болай дип сөйләде:

– Алинә Бикмуллинаның китабын укый башлагач та, күзалдыма нәкъ менә әлеге картина килеп баскан иде, бары тик аннары гына башка авторларның әсәре белән таныштыру өчен детальләр туды. Әйткәнемчә, иң җиңеле – Алинәнеке булса, иң авыры – Райнурның әсәре булгандыр. Чөнки ул бик җитди һәм катлаулы әсәр. Ә Айгөл Абдрахманованыкы мюзикл буласы иде, ләкин вакыт җитеп бетмәде, диде режиссер.

Сүз уңаеннан, Әминә Миндиярованың 2016 елда ул «Калеб. Яңа дулкын» шигъри музыкаль спектаклен куйганын яхшы хәтерлибез. Аннары язучы Ландыш Әбүдарованың «Мандариннар» әсәрен дә ул сәхнәгә алып менгән иде.

Канатланып йөрүче Алинә

Димәк, безне «каршы алган» Шәмси – яшь язучы Алинә Бикмуллинаның китабының нәни герое булып чыкты. Тамаша башлану белән без укучы малайның үзе белән экраннан таныштык. Ул арада әсәрнең авторы белән сөйләшергә өлгердек.

– «Йолдызлар шулай куша» – минем тәүге китабым. Шуңа күрә бераз дулкынланам да, сөенәм дә. Китабым менә шундый форматта тәкъдим ителер, дип уйламаган идем. Шуңа күрә бик тиз ризалаштым. Мондый презентация иҗатны популярлаштырудан да бигрәк, язучыны канатландырып җибәрә һәм яңа әсәрләр язарга илһамландыра. Беренче адым ясаучы иҗатчыларга бигрәк тә кирәкле проект бу, диде беренче автор.

Каһвәдән «баш тарткан» Айгөл

Мизгел эчендә тамашачының якын дустына әйләнгән Шәмси безне икенче катка – каһвә эчәргә чакырды. Баскычтан менгәндә үк каһвә исе таралды. Алай гына да түгел, театрның кече залында каһвәдән система да ясалган иде! Шулай итеп, без икенче автор – Айгөл Абдрахманованың «Син – каһвә» хикәясен «укырга» әзерләндек. Безне әсәр белән Кариев театры артисты Гөлназ Галимуллина таныштырды. Һәр тамашачы «Синле каһвәне кемнәр эчә икән?» – дип язылган, әмма шикәрсез каһвә белән сыйланды. Әгәр каһвә шикәрле, баллы булса, төп геройның эчке кичерешләре, Ансыз көчкә түзеп яшәве, «каһвәсезлекнең сәер стадиясе» сизелмәс иде. Ә болай күпләр каһвәне өйләренә кайткач, яңадан җылытып эчәргә булды.

«Син – каһвә» хикәсе автор турында түгел, прототибы – «Ялкын» журналының веб-мөхәррире, шагыйрә Гүзәлә (Гүзәл Закирова) булып чыкты. Бу хакта Айгөл үзе сөйләде:

– Хикәя язган саен, күп кеше: «Үзең турындамы?» – дип сорый. Юк, үзем турында түгел. Берсендә Гүзәл миңа: «Каһвәдән баш тарттым», – дип язды. Мин дә аңа кушылырга булдым һәм сүз бирдем. Вакыт узган саен эч кытыкланды, каһвә эчәсе килде! Ләкин түздем. Ә нәтиҗәдә шушы хикәя язылды. «Караш» китабын кулыма алгач, оят булды, чөнки мин үземне моңа лаек түгел дип саныйм. Язучы булыр өчен күп эшләргә кирәк. Мин язучы түгел, ә бары тик автор, каләм чарлаучы, диде Айгөл.

Нечкә күңелле Райнур

Каһвә эчеп, хикәя тыңлап ял иткәннән соң, театрның фойесына уздык. Ә анда – караңгылык, шомлылык, ниндидер авыр мохит тудырылган иде. Режиссер Әминә Миндиярова әйткән «Каеннар ник елый» китабыннан иң җитди әсәрнең фрагменты иде бу. Авторы – Райнур Әгъләметдинов. Төп геройда – ТР халык артисты, Кариев театрының легендар артисты Нуриәхмәт Сафин. Ул безгә гаять авыр язмышы туры сөйләде. Үзе сөйли, үзенең күзендә яшь, вакыт-вакыт «Олы юлның тузаны» җырына моңланып куя. Шул мизгелдә яшь актер – Денис Михайлов пәйда була. Ул да җырлый. Тамашачы булып утырган автор үзе дә күз яшен яшерми:

– Бу әсәр булган хәлләргә нигезләнеп язылды, презентация вакытында яңадан шул вакытларга әйләнеп кайттым һәм еладым да, еладым, ди Райнур.

Ә бәхетсез ир язмышын сөйләгән Нуриәхмәт Сафин бу әсәрне «бер йотым су эчкән кебек» укып чыккан:

– Повестьны укыганда «Бу автор ни өчен шундый сорауларга җавап эзли икән, бу темага ник алынган икән?» – дигән сораулар туды һәм Райнурның үзен күрәсем килде. Беренчедән, әсәр искиткеч матур телдә язылган. Икенчедән, савап алырлык әсәр иҗат ителгән, диде артист.

Премьера тәмамлангач та, тамашачылар кайтып китәргә ашыкмады – театрның зур залында авторларның үзләре белән якыннан танышырга, фикер алышырга булды. «Өчәү» командасына истәлекле бүләкләр тапшырылды, оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтелде. «Мондый презентацияләр һәр яшь яшь авторга да кирәк, бигрәк тә әдәбиятка тәүге адымын ясаучыларга», – дигән нәтиҗә ясалды.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк