Ольга Бузова бәби алып кайтырга планлаштыра

Ольга Бузова үзенең киләчәген планлаштырып куйган. Ул үзен илебезнең төп хатын-кызы дип саный. Әлегә ул үзенең шәхси тормышын җайлый алмый, күптән түгел булып узган «Замуж за Бузову» тапшыруында да ул сөйгән яр таба алмады. Ул Денис Сыроваров белән очраша башлаган иде, ләкин ул Ольганың өметләрен аклый алмады. Шулай итеп, Ольга һаман ялгыз, ләкин ул үзенең барыбер әни булырга теләвен җиткерде.

«Әгәр мин 35 яшькә кадәр яраткан кешемнән бәби алып кайта алмасам, мин бала алачакмын. Шулай итеп мин үземнең хыялымны чынга ашырачакмын» ‒ ди ул. Әни булу турында сөйләшү Ольга Бузова бәби көтә дигән хәбәрләрдән соң килеп чыкты. Әлегә Ольга үзен тулысынча эшенә багышлый.

Автор: Г.Шәрәпова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
368
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Азат Абитов: «Бәбине көтәбез инде»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы