Логотип
Хәбәрләр

Ольга Орлова: «Дима, мин сине бик сорыйм...»

2015 елның 16 июнендә җырчы Жанна Фриске дөньядан китүе бөтен Россияне тетрәндерде. 41 яшьлек ханым баш миендәге начар авыру белән көрәшүдә җиңелде. Соңгы ике көнен ул инде аңсыз килеш өендә уздыра. Я...

2015 елның 16 июнендә җырчы Жанна Фриске дөньядан китүе бөтен Россияне тетрәндерде. 41 яшьлек ханым баш миендәге начар авыру белән көрәшүдә җиңелде. Соңгы ике көнен ул инде аңсыз килеш өендә уздыра. Янында әти-әнисе, бертуган сеңлесе Наталья, якын дусты Ольга Орлова булуы билгеле. Ольга дусты белән иң авыр вакытларны бергә уза.

Җырчы 30 март көнне «Секрет на миллион» дигән тапшыруда алып баручы Лера Кудрявцевага Жаннаның соңгы көннәре турында ачыктан-ачык сөйли. «Мин бүлмәдән йөгереп чыктым да, елап җибәрдем. Жанна безне танымый башлаган иде», ‒ ди ул.

Ольга Жаннаның улы Платон белән әтисе Дмитрий Шепелев күрешергә бирмәве турында, малай белән аралашырга теләге булуы хакында сөйләде. Ә тапшыруның ахырында «Дом-2» тапшыруы алып баручысы хәтта: «Дима, мин сине бик сорыйм...», ‒ дип тә үтенде. Жаннаның әти-әнисе дә, Платон белән күрешә алмауларына зарланалар. Төрле матбугат чараларында Владимир Фриске, Дмитрийны хурлап, аны Жаннаның косметологы Ксения Степанова белән якын мөнәсәбәтләрдә булуында гаепләде. Соңрак интернетта Шепелевның Екатерина Тулупова исемле бизнесханым белән яшәве хакында яздылар.

Моның турында сөйләмәүче массакүләм чарасы калмагандыр. Гаеплеләрне билгеләү безнең эш түгел – иң мөһиме, Жаннаның рухы шат, ә баласы бәхетле булсын.

Автор: Эльвира Сабирова

Фото: vokrug.tv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк