Логотип
Хәбәрләр

Ольга Васильева мәктәп укучылары өчен өй эшләренең оптималь вариантын атады

Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева мәктәп укучылары өчен өй эшләренең оптималь вариантын атады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Ведомство башлыгы искәртеп үткәнчә, беренче сыйныфта ба...

Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева мәктәп укучылары өчен өй эшләренең оптималь вариантын атады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Ведомство башлыгы искәртеп үткәнчә, беренче сыйныфта балаларга өй эшен бөтенләй бирмиләр. 2-3 сыйныфларда укучылар өй эшен әзерләүгә – 1,5 сәгать, 4-5 сыйныфларда – 2 сәгать, 6-8 сыйныфларда 2,5 сәгать вакытын сарыф итәргә тиеш. 9-11 сыйныфларда исә бу вакытның 3,5 сәгатьтән дә артмавы шарт.

Ольга Васильева шулай ук белем бирү учреждениеләрендә өйгә бирелгән эшнең эчтәлеге һәм күләме нинди булачагын нәкъ менә укытучы хәл итүен дә искәртте.

Моңа кадәр РФ мәгариф министры укытучыларны Яңа елга балаларга өй эшләрен күп бирмәскәчакырган иде.

Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк