Логотип
Хәбәрләр

«Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрән»

Салават Элвин Грей белән дуслашу хөрмәтенә уртак концерт куярга ниятли.

Салават Элвин Грей белән дуслашу хөрмәтенә уртак концерт куярга ниятли. Билгеле булганча, татар эстрадасы мэтры Салават белән Элвин Грей арасында низаг чыккан иде. Салават Элвинны җырлый белмәүдә гаепләде. Элвин Грей исә аңа җавап итеп, тамашачы фикере үзе өчен мөһимрәк булуын искәртте һәм тулы заллар белән «ярышып» карарга тәкъдим итте.

Быел Элвин белән Салават дуслашып, бергә бильярд уйнады. Икесе дә бергә төшкән фотосурәтләрен социаль челтәргә урнаштырды.

 Ул миңа үзенең репертуарыннан бер җырын тәкъдим итте. Җыр бик матур. Тик минем стильдә түгел. Мин аны башкара да алмам. Шул җыр белән ул Татарстанга килде. Бу «Ашкына гомер», – дигән Салават «Ирек мәйданы»га биргән интервьюда.

Халык артисты сүзләренчә, очрашу инициаторы Грей булган. «Хатыным, балалар аны ярата, тыңлый. Рөстәмгә генә әтисе белән бәхәскә керүе ошамады. Үзенчәлекле тавышлы, үзенчәлекле малай... Малай дип тә әйтеп булмый инде, 30 да. Үсте, бераз тазарды. Утырдык, салдык. Күпме талашырга була инде дип сорады. Мин аңа : «Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрән», – шуннан башлыйк дидем. Кеше вакыт узган саен яхшы якка үзгәрергә тиеш», – дигән Салават әңгәмә барышында.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк