Логотип
Хәбәрләр

Оҗмах эчендә җәһәннәм

Һәрбер җырның үзт язылу тарихы бар. Җырчы Чәчкә соңгы арада язылган яңа җырларыннан берсенең тарихы белән инстаграм битендә уртаклашты.

Һәрбер җырның үз язылу тарихы бар. Җырчы Чәчкә «Оҗмах эчендә җәһәннәм» җырының тарихы белән инстаграм битендә уртаклашты.

«Биш-алты ел элек Татарстанның бер районында җитәкчеләр генә жыелган банкетта җырладым. Шунда бер җитәкче кешенең тормыш иптәше минем яныма килеп, кулыма хат тапшырган иде.

«Юк, мин бүтән болай яши алмыйм. Түзәр хәлем калмады. Тормышның асты өскә килде. Нәрсә булды безгә? Ә без, кайчандыр яратышып өйләнешкән парлар идек. Хәер, читтән карап, күзәтеп торучыларга безнең тормыш ал да гөл, оҗмахта яшибез! Ә чынлыкта исә җәһәннәм белән бер»

Бу чибәр ханым шушы темага җыр язуымны үтенде. Бик озак язылды бу җыр. Әзер булгач, биш ел тик ятты.
Яздырырга батырчылык итмәдем, курыктым.

Ниhаять, бүген яздырдым! Хит булсын дип түгел. Күпләр, бәлки, шушы җыр аша үзләренең тормышын күрерләр», – дип яза җырчы.

Сезгә дә әлеге җырдан өзекне тыңларга тәкъдим итәбез. Сылтаманы аста калдырабыз.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

‼️НИhАЯТЬ ЯЗДЫРДЫМ‼️ 5-6 ел элек, Татарстаннын бер районында, начальстволар гына жыелган бер банкетта жырладым. Шунда бер житэкче кешенен тормыш иптэше (кем икэне сер булып калсын), минем яныма килеп, кулыма хат тапшырган иде. Сузлэре болайрак: " Юк, мин бутэн болай яши алмыйм... Тузэр хэлем калмады... Тормышыбызнын асты оскэ килде... Нэрсэ булды безгэ?.. Э бит без, кайчандыр, яратышып ойлэнешкэн парлар идек... Хэер, читтэн карап, кузэтеп торучыларга - безнен тормыш ал да гол, ожмахта яшибез!.. Э чынлыкта исэ - жэхэнэм белэн бер... "..... Бу чибэр ханым, шушы темага жыр язуымны утенде. Бик озак язылды бу жыр... Темасы бик авыр, шуна да @albinabashirova_n га морэжэгать итеп, сузлэрен ул язды, мин коен яздым. Шулай бергэлэп язып бетердек. Шуннан, жыр 5 ел тик ятты. Яздырырга батырчылык итмэдем, курыктым. Ниhаять , буген яздырдым! Хит жыр булсын диеп тугел. Куплэр , бэлки , шушы жыр аша узлэренен тормышын курерлэр , дидем. Кечкенэ генэ озеген сезгэ дэ куям. ? #чэчкэ

Публикация от ЧЭЧКЭ (@chachka_official)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк