Логотип
Хәбәрләр

Омски татарлары янып беткән авыл китапханәсе өчен басмалар җыя

Тевриз районы Тайчы авылында 1960 елда төзелгән китапханә һәм Мәдәният йорты тулысынча янып беткән. (Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Омск татарлары янып беткән авыл китапханәсе өчен басмалар җыя. Тәв...

Тевриз районы Тайчы авылында 1960 елда төзелгән китапханә һәм Мәдәният йорты тулысынча янып беткән.

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Омск татарлары янып беткән авыл китапханәсе өчен басмалар җыя. Тәвриз районы Тайчы авылында 1960 елда төзелгән китапханә һәм Мәдәният йорты тулысынча янып беткән. Бу хакта Омск татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Район үзәгеннән 60 чакрым ераклыкта булган Тайчи авылында 450дән артык кеше яши.

Китапханәче Эльза Галиева сүзләренчә, авылда интернет начар эшли, шуңа күрә китапханәгә ихтыяҗ булган. Анда укучылар һәм пенсионерлар йөргән. Китапханә фондында 4000нән артык басма булган. Укучылар мәктәп программасы буенча әдәбият, фантастика һәм детектив алып укыганнар. Шулай ук кешеләр биредә документларның күчерелмәсен ясаткан.

21 июнь төнендә китапханә янып беткән, хәзер хезмәткәрләр яңа фонд җыярга тели, диелгән әлеге хәбәрдә.

“Авыл халкы китапханәне саклап калу яклы һәм китаплар җыярга ярдәм итәргә әзер. Хәзер бина мәсьәләсе хәл ителә. Быел һәм киләсе елда төзелеш планлаштырылмаган. Бердәнбер юл - буш бинаны арендага алу. Хәзер барысы да Тевриз районы мәдәният комитеты карарыннан тора”, - дип сөйләгән Эльза Галиева.

  • Китапларны Россия почтасы аша да җибәрергә мөмкин. Язу өчен адрес: 646560, Омская область, р.п. Тевриз, улица Школьная, 13А. Тевризская центральная районная библиотека.
  • татар-информ
  •  Фото: vk.com/tat_omsk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк